2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мәсәлән, 227 сыер абзарында, 127 ашлык амбарында, 63 машина-трактор паркында, 15 яшелчә-бәрәңге саклагычта капиталь ремонтлау эшләрен башкару һәм 123 силос-сенаж траншяларын төзү планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,8 млрд. сумнан артык.
Әлеге программаларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 470,6 млн. сум акча карала, бу тотылган чыгымнарның смета хакыннан 30 %ын каплау өчен бирелә.