Президент поликлиникаларга капиталь ремонт үткәрүдә бәйге документациясенә таянырга өнди

2018 елның 9 марты, җомга

Өстәмә эш төрләре кирәк булган очракта, объектлар индивидуаль тәртиптә каралачак, диде Президент.

 Амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләрен конкурс документациясе кысаларында алып барырга кирәк. Өстәмә эш төрләре кирәк булган очракта, объектлар индивидуаль тәртиптә каралачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу хакта дәүләт порталында урнаштырылган. 

«Форс-мажор хәлләр килеп чыкса, искәрмәләр булачак», - диде Татарстан Президенты.

Бүген Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт эшләре бара. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 2018 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасына 995 объект кертелгәнен әйтте. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бүген проект-смета документациясе эшләнә. «Кайбер объектлар аукционга чыкты һәм эшләр оештырылды», - диде министр.

7 мартка 14 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәптә, 83 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре алып барыла. Программа үтәлеше – 6%.

2018 елда 14 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган, 6 балаларны савыктыру лагере төзергә һәм 1сен реконструкцияләргә җыеналар. 13 объектта капиталь ремонт эшләре башланган инде.

11 булдырылучы ресурс үзәгеннән (колледждан) 9ында капиталь ремонт эшләре оештырылган.

7 мартка 35 мәдәният объектында ремонт эшләре башланган. Министр башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә өндәде.

Тагын 27 яшүсмерләр клубында, 30 муниципаль берәмлек җирлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарында, 15 Татарстан Республикасы муниципаль архивында, 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәге биналарында ремонт эшләре бара.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капремонтка килгәндә исә, 2018 елда 120 поликлиниканы яңарту каралган. 7 мартка проект-смета документациясе әзерләнә, планировка хәл ителешләре килештерелә, 48 объектта әзерлек эшләре башланган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук искәрткәнчә, 2017 елдан бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган төзелеш һәм ремонт эшләренең смета бәясенең дөреслегенә мәҗбүри экспертиза уздыру кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International