Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгының хәле һәм кирәкле янгынга каршы режимны саклап тору буенча бурычлар турында сөйләштеләр. Киңәшмә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендә республиканың бөтен медицина оешмаларының җитәкчеләре катнашуы белән узды.