Утырышта «Кече Ватан территориясе» мәйданчыгында катнашучыларның проектларын карадылар

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген утырышта «Безнең Татарстан» VIII Республика Татарстан Республикасы яшьләр форумының «Кече Ватан территориясе» мәйданчыгында катнашучылар проектларын карадылар. Эксперт комиссисяе составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, Татарстан Республикасының «Туризмны үстерү үзәге» коммерциягә карамаган оешманың генераль директоры Дилбәр Садыйкова, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Венера Хуҗиханова, «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО рәистәше Ильмира Хәйбуллова һәм башкалар бар.

Очрашуны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков ачты. «Бирегә инициативалы һәм креатив яшьләр җыелган, – диде ул. – Алдан каралган сезнең проектлар шуны раслый. Алар барысы да кызыклы, барыгызга да аларны алга таба яклауда уңышлар телим».

Утырыш барышында проектлар авторлары үз эшләрен якладылар, болар арасында Алсу Вәлиуллина, аның проекты «5 дорог. Алацкая дорога» дип атала, Ленар Садыйков, аның проекты: «Фроловские истории» дип атала. Лиана Калинина катнашучыларны «Фестиваль современного молодежного творчества “Тукай FEST”» проекты белән таныштырды. Кристина Касланова Ютазы муниципаль районының Урыссу штп.ында төзелгән «Место встречи» мәйданчыгы турында сөйләде.

Утырышта катнашучылар проектлар буенча үз искәрмәләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр. Аларны гамәлгә ашыру, алар өчен акчалар җәлеп итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International