ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
23 февраль көнне Алан-Бәксәр мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара уздырылды. Кичәненең беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтеп тамашачыларны куандырса, икенче өлеш - конкурс формасында оештырылган иде. Ир-атларыбыз бәйге шартлары буенча төрле биремнәр үтәделәр, кызыклы, көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр. Кичә күтәренке рухта үтте, тамашачылар өйләренә бик кәнәгатъ булып таралдылар.
22 февраль көнне Биектау районы үзәк мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубынын биш команда катнашында чираттагы уены булды. Бу көнне Айбаш, Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Олы Битаман һәм Олы Кавал авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты. Барлык командалар да уенга ныклап әзерләнгән иде. Төп тема "Кинога поход" темасын алар һәрберсе үзенчә ача алды. Нәтиҗәдә Алан-Бәксәр авыл җирлегенең җыелма "Генералы песчаных карьеров" командасы почетлы өченче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International