ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның ике ае эчендә районнар кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 1184 баш эре мөгезле терлек суелган (йөкләнеш җитештерү куәтенең 34%ын тәшкил итә). Биектау районы кулланучылар җәмгыятенең терлек сую пунктында 350 баш эре мөгезле терлек суелган (114%), Минзәлә районында – 262 баш (90%), «Зәй» АХКК – 166 баш (54 %).

2013-2017 елларда Татарстанда 20 546 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән.

2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк.

Районыбыз йолдызлары “Созвездие-Йолдызлык” Фестиваленең зона этабына әзерләнә.  Ул Балтач районында 20-21 март көннәрендә узачак.  Кабатлап үтәбез,   «Созвездие-Йолдызлык-2018» Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 18 тапкыр уздырыла. Ул  Татарстан яшьләренең иҗатын тормышка ашыруга зур этәргеч булып тора. Елдан- ел әлеге конкурсның  дәрәҗәсе дә, масштабы да киңәя. Быел да фестивальнең сайлап алу турлары иң әүвәл район мәктәпләрендә старт алды. Алга таба иң-иңнәргә бәя район күләмендә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International