2018 елның 5 аенда Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 3,5 мең баштан артык эре мөгезле терлек суелган. Бу гомуми җитештерү куәтеннән 81% тәшкил итә. Биектау кулланучылар җәмгыятенең терлек сую цехында 1019 баш эре мөгезле терлек (143%) суелган, Минзәлә районында – 955 баш (124%), «Зәй» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясендә – 485 баш (62%).