Чистайда “Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеш өлкәсендә актуаль проблемалар” киңәшмәсе узды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Чистайда “Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеш өлкәсендә актуаль проблемалар” республикакүләм киңәшмәсе узды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР мәгариф үсеше институты оештырды.

Киңәшмәдә 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча квалификация арттыру сораулары һәм өстәм һөнәри педагогик мәгариф сораулары турында сөйләштеләр.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов та катнашты. “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасыннан киңәшмәдә мәгариф һәм мәдәният департаменты җитәкчесе Тимур Хакимов катнашты.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International