"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтте.
Искәртеп үтик: конкурста республиканың барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы катнашты. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып карады, иң яхшы 30 балалар бакчасын билгеләде, аннары алар 24-27 июньдә Казанда конкурс финалында катнашты. Балалар бакчалары җитәкчеләре мәктәпкәчә балаларның билингваль белеме буенча үз концепцияләрен тәкъдим иттеләр.