Иннополистагы Җәйге кампуста 28 илдән студентлар җыела

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Җәйге кампусында 28 илдән һәм Россиянең 27 төбәгеннән 226 студентның катнашуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов белдерде.

"Быелгы кампус алдагыларыннан чит ил студентлары күп булу белән аерылып тора, чөнки кампус тулысынча халыкарага әйләнде. Бездә 28 ил һәм Россиянең 27 төбәгеннән вәкилләр булачак. 7 мең кеше арасыннан без 226 катнашучыны сайлап алдык. Бу яхшыларның да иң яхшысы, алар Президент академиясе һәм Татарстан Республикасының иң зур күләмле проектында катнашу өчен Казанга, Иннополиска киләчәк", - диде Федотов.

Искәртәбез: ел саен үткәрелә торган Җәйге кампус-2016 Иннополиста 16-27 июль көннәрендә узачак. Исәбе буенча бишенче чараның темасы "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белемнәр" булачак. 


"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International