Технологияләр һәм элемтә техникумы студентларын Халиков үз коллегалары дип атады

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы һөнәри уку йорты студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады. 

“Мин, чынлыкта, - сезнең коллега. Моны белүчеләр күп түгел, ләкин мин белгечлегем буенча - элемтәче. Совет Армиясе сафларында элемтәче булып ике ел хезмәт иттем”, - дип сөйләде Илдар Халиков.

Аның сүзләренчә, республика идарәсе вәкилләре 1 сентябрьгә, мөгаен, соңгы елларда беренче тапкыр мәктәпләргә генә түгел, техникумнарга да бара. “Һәм бу очраклы түгел. Биредә һәм башка ресурс үзәкләребез һәм техникумнар залларында республиканың бүгенге һәм туачак көн икътисадын булдыручыларның вәкилләре бар”, - диде сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры.

Яңа гына 84 еллыгын билгеләп үткән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы үзгәрешләр алдында тора. Аның базасында мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләр өлкәсендә төбәкара компетенцияләр үзәге булдырыла. Уку корпуслары төзекләндерелеп, тыштан да, эчтән дә үзгәргән, уку бүлмәләре заманча техника һәм мебель белән җиһазландырылган.

“Минем бирегә килүем – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бу уку йортыннан мәгълүмати технологияләр, элемтә өлкәләрендә Россиядә генә түгел, дөнья югарылыгында иң әйбәт белгечләр чыксын өчен зур игътибар бирүе дәлиле ул”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

Белем көне белән котлап ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия почтасы” ФДУП департаменты җитәкчесе Ирина Сим, “Таттелеком” ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин да чыгыш ясады. Әлеге уку йортын тәмамлаучыларга мәгълүмати технологияләр һәм элемтә базарында ихтыяҗ бар. “Таттелеком”да гына да 6 мең хезмәткәрнең 1,3 меңе биредә белгечлек алган. “Россия почтасы” белгечләр әзерләүдә яңа программа тәкъдим итте, аның пилот проекты нәкъ менә шушы техникумда гамәлгә ашырылачак.

Илдар Халиков игътибарны юнәлтеп, 1 сентябрьдә шундый эре ике компания хәзер сезнең белемнәрегез, һөнәрилегезне юллап, көндәшлектә килүе бик әйбәт, диде. “Тагын күпме шундый компания булыр әле! Сездәге кебек уку йортының киләчәге булмый кала алмый”, - диде ул.

Тантаналы өлеш тәмам булгач, Татарстан Хөкүмәте рәисе техникум директоры һәм мәртәбәле кунаклар озатуында яңартылган бинаны карап йөрде, аудиторияләр һәм классларга күз салды, уникаль экспонатлары булган гаять зур Элемтә музеен тамаша кылды. Эш барышында капиталь төзекләндерүдән калган җитешсез якларны төзәтергә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International