ТР дәүләт хезмәтләр Порталында комиссиясез түләүгә мөмкин булган идарә компанияләре саны күбәйде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

ТР дәүләт хезмәтләр Порталында комиссиясез түләүгә мөмкинлек булган идарә компанияләр саны артты. Бүгенге көндә 162 идарә компаниясенә торак-коммуналь хезмәтләрен түләп була. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы буенча барлык шәхси хисапларның 95,9% алып тора.

2016 елның 8 ае эчендә Татарстан яшәүчеләре торак-коммуналь хезмәтләрен 3,3 млрд сумга  1,4 млн тапкыр түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International