Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында ягулык элементларында энергоустановкалар төзү тәҗрибәсенә һәм Татарстанда эчке һәм тышкы базарда аминокислоталар базасында нефтехимия үсешенә  кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең директорлар Советы әгъзаларын сайлау буенча тавыш бирүгә кандидатуралар исемлеге    һәм  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Ревизия комиссиясенең  әгъзаларын сайлау буенча  2017 - 2018 елларда акционерлар тәкъдим иткән кандидатлар,  шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ аудиторы хезмәтләренә түләү күләмен раслау мәсьәләләре каралды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы эшендә   Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары  -  эшмәкәрлек үсеше Департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International