«Эшмәкәрлек» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы КИТПКда булды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

«Эшмәкәрлек» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia)  эшче һөнәрләре чемпионатының региональ этабы җиңүчеләре Татарстан Республикасы   Кама инновацион территориаль-производство кластеры предприятиеләре – «Кориб» ГКда, «Мастер» КИПта, «Форд Соллерс Холдинг» ЧҖҖдә һәм КФУның Инжиниринг үзәгендә булдылар.

WorldSkills 2019 стандартлары буенча  һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру кысаларында Казанда «Эшмәкәрлек» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләү концепциясе гамәлгә ашырыла.

Әлеге  концепцияне гамәлгә ашыруның төп максаты үсеш перспективаларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы  икътисадын кадрлар белән нәтиҗәле тәэмин итү өчен һөнәри белем бирү системасын камилләштерү буенча бурычларын хәл итү булып тора. WorldSkills хәрәкәтендә катнашу бу бурычны хәл итүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе.

Җиңүчеләр  2017 елның февралендә Татарстан Республикасының 2017 ел «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) эшче һөнәрләре чемпионатының региональ этабында билгеләнде.  Ярыш призерлары булып 4 команда калды: алтын – Юлия Сичевская һәм Карина Халеева; көмеш – Нурислам Губаев һәм Алинә Закирова, бронза – Никита Васеев һәм Анфиса Леонова, Алинә Алтынбаева һәм  Ранис Хафизов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International