Бүген Биектауның "Спорт комплексы"нда шашка буенча ТР Чемпионатын тантаналы рәвештә ачу булып узды.
Чемпионатта республиканың авыл хуҗалыгы районнарыннан барлыгы 26 команда катнаша. Әлеге ярыш 14 нче "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында уздырыла.
Биектау районы данын 4 спортчы яклый.