Биектау районы сөт саву буенча Республикада 7 нче урында

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

2017 елның 10 нчы апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Биектау районы сөт җитештерү буенча Татарстан Республикасы күләмендә 7 нче урында.

Бер көнлек савым районда 100,7 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 12,8 тоннага күбрәк дигән сүз.
Ә бер сыердан уртача 16,8 кг сөт савып алынган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге рейтингта республиканың барлык 43 районы да катнаша. Мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International