Биектау районы Башкарма комитеты каршындагы скверда районның мәктәп укучылары һәм "Мандарин" бию төркеменә йөрүчеләр “Без террорга каршы” дип исемләнгән флешмоб уздырдылар.
Әлеге акциянең максаты – мәктәп балаларының һәм яшьләрнең игътибарын террорчылык проблемаларына юнәлтү, дөньядагы күңелсез вакыйгалар алдында бердәм булу.