Гатиятуллиннар тормыш сукмакларыннан 50 ел бергә атлыйлар

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Алтын туйлар гел булып тормый, инде ә була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра.

 

Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, мизгелләргә бәхетле куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый. Ә Биектау районында андый гаиләләр шактый.

Туктамыш авылыннан Миңзифа Шакирҗан кызы белән Илдар улы Гатият Гатиятуллиннар – тату һәм нык гаиләләрнең берсе.

Гатиятуллиннарны олысы авылыбызда да, кечесе дә хөрмәт итә. Язмыш яшьләрне ерактагы 1967 нче елда очраштыра. Тиздән алар арасында хисләре мәхәббәт кабына.

“50 ел бергә яшәү күпме ул, әллә азмы?” дигән сорауга ир белән хатын бертавыштан:

– Эштә-хезмәттә Һаман, көндәлек мәшәкатьләрдә инде булгангадыр, ул елларның узганы сизелмәде дә. Тормыш булгач, яхшысы-яманы да, шатлык-куанычы, борчу-хәсрәте калмагандыр булмый дә. Әмма без үзара яшәдек аңлашып, бер-беребезгә карата ярату, хөрмәт хисләрен югалтмадык. Яшь парларга да алтын туйларына кадәр тату-имин яшәүләрен телибез”, – дип җавап бирделәр.

Гатиятуллиннар – искиткеч бердәм, гаҗәеп тырыш, булдыклы, матур гадәтле, әдәпле гаилә. “Алтын” парларга карыйсың да, аларның хәрәкәтчел, җитез, киң күңелле, кунакчыл булуларына сокланасың. Аларның йөзләре якты, ә күңелләре да һаман яшь.

                  

 


Гүзәл ӘХМӘТШИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International