Биектау районында үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Казан шәһәренең Биектау станциясендәге дәүләт статистика бүлеге оператив мәгълүматларына караганда, 2017 елның 10 нчы июленә Биектау районында 267 бала туган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 47 балага әзрәк дигән сүз (узган ел бу күрсәткеч 314 бала булган).

Шулай ук районда үлүчеләр саны 300 кеше, узган ел шушы чорга 311 кеше  үлгән булган.

2017 нче елның 10 июленә 98 никах теркәлгән, узган ел 121 никах теркәү уздырылган булган (быел 23 никахка әзрәк).  

Ел башыннан районда 75 аерылышу теркәлгән, узган ел бу күрсәткеч 81 булган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International