Татарстан Республикасында бу елның 23 гыйнварында тулаем савылган сөт күләме 3288,6 тонна булган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 129,3 тоннага күбрәк.
Бер сыердан уртача 13,7 кг сөт алынган. Бер сыердан иң күп савым Әтнә районында – 24 кг. Кукмара районында бу күрсәткеч – 20,7 кг, Мамадыш районында – 19,7 кг, Саба районында – 18,3 кг.
Тулаем савым күләме буенча Кукмара районы алда бара – 236 тонна. Икенче урында – Балтач районы (204 тонна), өченче булып Әтнә районы бара – (194 тонна).