ТР дәүләт хезмәтләр Порталында комиссиясез түләүгә мөмкинлек булган идарә компанияләр саны артты. Бүгенге көндә 162 идарә компаниясенә торак-коммуналь хезмәтләрен түләп була. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы буенча барлык шәхси хисапларның 95,9% алып тора.
Иннополис шәһәрендә яңа мәктәп ачылды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы һөнәри уку йорты студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 31 августта “Мәктәп экопатруле” икенче республикакүләм конкурсы тәмамлану турында хәбәр итте. Яңа уку елы башлану белән – 1 сентябрьдә – бәйге өченче тапкыр башланды.