ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген  17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  танылган журналист һәм шагыйрь Камил Сәгадәткә 65 яшь тулуга багышланган “Яшик әле сөенеп” дигән әдәби-музыкаль кичә була.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективының 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган гомум җыелышы узды. Чарага чакырылучылар арасында ТР Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек һәм халык иҗатына ярдәм бүлеге мөдире Г.Габдуллина, бүлекнең әйдәп баручы белгече Н.Ибраһимова бар иде.

Казанда IV “Ватанны саклаучылар” халыкара патриотик кино фестивале тәмамланды. Фестивальдә Россия режиссерлары һәм иҗат коллективларыннан тыш Казакъстан, Тадҗикстан, Беларусь, Украина, шулай ук Иран, Сербия вәкилләре дә катнашты. Быел әлеге чара Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

«Татарстан Республикасының  Татарстан Республикасы  Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы, Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә төзелгән «Иннополис» техник-үзләштерү тибындагы  аерым икътисади зоналары резидент оешмалар өчен  оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында  турында» Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан өч укылышта кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

«Эшмәкәрлек» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia)  эшче һөнәрләре чемпионатының региональ этабы җиңүчеләре Татарстан Республикасы   Кама инновацион территориаль-производство кластеры предприятиеләре – «Кориб» ГКда, «Мастер» КИПта, «Форд Соллерс Холдинг» ЧҖҖдә һәм КФУның Инжиниринг үзәгендә булдылар.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы экспортын яклау үзәге кече һәм урта бизнесның экспортка юнәлтелгән субъектлары вәкилләрен  Россия  экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысасында «Экспорт эшчәнлегендә логистика» курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Икътисади министрлыгында  уза  ( Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт).

 «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды » НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә «BUYBRAND FranchiseMarket» франшизларын сату һәм сатып алу буенча күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Ул 2017 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә  ВДНХның 75нче павильонында була. BUYBRAND FranchiseMarketта  Россия  һәм Халыкара франшизлар һәм шулай ук бизнес старты өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителә.

2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов поручениесенә ярашлы рәвештә, физик һәм юридик затлар – операция эшчәнлеге туктатылган банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркем тарафыннан Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә  «ТФБ-Финанс» физик зат-клиентларын Татфондбанкның зыян күргән вкладчыларын «Вкладларны страховкалау агентлыгы» страховой түләүләре хокукы бирү реестрына кертү мәсьәләсе буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләнә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International