ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Биектау районы Башкарма комитеты каршындагы скверда районның мәктәп укучылары һәм "Мандарин" бию төркеменә йөрүчеләр “Без террорга каршы” дип исемләнгән флешмоб уздырдылар.

Биектау районында  авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрләргә ярдәм итүгә һәм товар җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән  яңадан-яңа форматлар барлыкка килә. Авылда кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләү, эшләнгән эшкә  анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук эшмәкәрлеккә керешергә ниятләгән кешеләргә   әлеге өлкәдә беренче адымнарын ясарга  ярдәм  итү  уртак көч һәм тырышлык белән генә ирешергә мөмкин булган гамәлләр. Без бүген район Башкарма комитеты  рәисенең икътисади үсеш буенча урынбасары Алексей  Афанасьев белән шул турыда сөйләшәбез. Мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, ВКонтакте бүлеге аша сез аны Алексей  Афанасьевка җиткерә аласыз. Сезнең сорауларга ул киләсе очрашуларның берсендә җавап бирәчәк.   

2017 елның 10 нчы апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Биектау районы сөт җитештерү буенча Татарстан Республикасы күләмендә 7 нче урында.

Янгынга каршы ике сәгатьтән артык көрәшергә туры килгән.

Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә кошларны каршыларга ныклап әзерләнәләр.

Бүген Россиянең атказанган артисты Владимир Демидовның иҗат остаханәсенең беренче дәресе узды.

Өстәмә белем бирү педагогы һәм "Мандарин" бию студиясе җитәкчесе Холина Екатерина Игорь кызына үсеп килүче буын белән яхшы эшчәнлек оештыруы өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы рәхмәтен белдергән.

Котлыйбыз!

8 апрель көнне Совет районының "Казань Молодая" ачык КВН лигасының дүрттән бер финал уеннары узды. 

Биектау авылында яшәүче Марья Василий кызы Федоровичева бүген 9 апрельдә үзенең  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International