ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2018 ел
җомга

 

Өстәмә эш төрләре кирәк булган очракта, объектлар индивидуаль тәртиптә каралачак, диде Президент.

 

Сөт сатып алу бәяләренең төшүе терлек асрауга кызыксынуны киметергә тиеш түгел, диде министр Әхмәтов.

 

“Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә”,- диде ул.

 

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә.

2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мәсәлән, 227 сыер абзарында, 127 ашлык амбарында, 63 машина-трактор паркында, 15 яшелчә-бәрәңге саклагычта капиталь ремонтлау эшләрен башкару һәм 123 силос-сенаж траншяларын төзү планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,8 млрд. сумнан артык.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек өлкәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның ике аендагы эшләре турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International