ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда техниканы 2018 елгы язгы чәчү эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. 28 мартта әлеге чара Кама Тамагы муниципаль районында («Нармонка» АФ” ҖЧҖнең 3 нче филиалында узды (Яңа Сала авылы Мәдәният йорты). Анда Алексеевско, Әлки, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Спас, Тәтеш, Теләче һәм Чистай районнары вәкилләре – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Бүген утырышта «Безнең Татарстан» VIII Республика Татарстан Республикасы яшьләр форумының «Кече Ватан территориясе» мәйданчыгында катнашучылар проектларын карадылар. Эксперт комиссисяе составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, Татарстан Республикасының «Туризмны үстерү үзәге» коммерциягә карамаган оешманың генераль директоры Дилбәр Садыйкова, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Венера Хуҗиханова, «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО рәистәше Ильмира Хәйбуллова һәм башкалар бар.

Шушы көннәрдә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасы президиумының утырышы узды. Чарада АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина, районнарның һәм эре башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының рәисләре катнашты.

Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгының хәле һәм кирәкле янгынга каршы режимны саклап тору буенча бурычлар турында сөйләштеләр. Киңәшмә ТР сәламәтлек саклау министры  урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендә республиканың бөтен медицина оешмаларының җитәкчеләре катнашуы белән узды.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International