ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Бүгенге көнгә Татарстанда бөртекле культураларның 78%ы җыелган – 1,2 млн. га мәйданда ашлык суктырылган. Бу белешмәләрне шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсының беренче этабы уза. Конкурсны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекечәсе ярдәмендә Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДМУ оештыра.

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясауга багышланган киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

2017 елның 6 сентябрь көненә Татарстанда 4038,7 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңыш – 34,9 центнер. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1157,2 мең гектар мәйданда (планнан 74%) җыелды.

Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International